- әй
- ы. 1. Кемгә дә булса эндәшкәндә, аны чакырганда, кисәткәндә әйтелә әй, юл бир!. Эндәш сүзләр алдыннан килеп, сөйләмнең эмоциональлеген арттыра әй, таң җиле, исмәче 2. Нәр. б. искә төшереп яки ялгышны дөресләп, кабатлап әйткәндә кулл. әй, татарча белмисең бит әле син 3. Үкенү, көенү, борчылу, кайгыру, сызлану һ. б. ш. хисләрне белдергәндә кулл. әй, бала, бала... 4. Көчле теләкне белдергәндә кулл. әй, малайларга күрсәтергә! 5. көч бар икән үзендә, әй! 6. әй, бәхетсез кыз 7. әй, бетмәс монда сезнең ишеләр 8. әй, мин сөйли белмим лә 9. әй-әй-әй! Сиңа болай килешми! 10. кис. калган балны әй ялады, әй ялады 11. Татар халык җырларында ялгаучы музыкаль фраза буларак кулланыла сайрамачы былбыл, әй, каршымда, сайрасана агач башында
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.